«Мордва халкы бәйрәм итә»

№ 88

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Рәхилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның Идел буе халыклары турындагы белемнәрен баету.

Бурычлар. Мордва халкы, яшәү урыны, киемнәре, символикасы, бәйрәнәре турындагы белемнәрен системалаштыру. Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү, диалогик сөйләмнәрен үстерү. Төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.

Активлаштыру өчен сүзләр: мордва, Сура, Мокша, мукшы, эрзә, панар, пулай, панго, сюлгам, понкст, шәһәрләр.

Җиһазлар. «Мордовия» дигән темага презентация, мари, чуваш, удмурт, рус, татар халык киемнәре рәсемнәре, курчаклар, кроссворд, мордва халыкларының бию көйләре, тургай сыннары.

Әдәбият. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. «Туган телдә сөйләшәбез» методик кулланмасы.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, Хәкимҗан абыегыз Халиковның «Сөйләшсәләр безнеңчә…» шигырен искә төшереп, хәрәкәтләр белән бер-бер артлы сөйләп карыйк:

Җирдә нинди илләр юк,

Нинди генә телләр юк.

Һәркем сөйли үзенчә,

Сөйләшсәләр безнеңчә

Эреп китәм, май кебек,

Йөзем тулган ай кебек

Яктырганнан-яктыра.

Күңелдә таң аттыра

Балдан да татлы телем,

Нәфис һәм затлы телем.

Без бүген тугандаш халыклар турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Идел буенда яшәүче нинди халыкларны беләсез?

Балалар. Чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар, мордвалар, руслар, татарлар.

Тәрбияче. Кроссворд җаваплары да шуны күрсәтә. (Мольберт янында.)

А) Мари-Эльда яшәүче халык. (1 нче слайд)

Б) Кайсы халыкның киемнәре мех белән бизәлгән? (2, 3 нче слайдлар)

В) Аларның яраткан ашлары – ботка белән кәбестә. (4, 5 нче слайдлар)

Г) — Удмурт телендә нинди халык сөйләшә? (6 нчы слайд)

Д) «Тили-рам» уены кайсы халыкныкы? (7, 8 нче слайдлар)

Е) Читек, кәләпүш киеп тора ул, «Мин кем?» – диеп. (9 нчы слайд)

Тәрбияче. Бүген мордва халкы белән якыннанрак танышырбыз. (10 –12 нче слайдлар)

Җайлап утырышыгыз, сәяхәт-танышуыбыз башлана.

Тәрбияче. Мордовия Республикасы – Мәскәүгә иң якын урнашкан Идел буе республикасы. (13 нче слайд)

Тәрбияче. Башкаласы – Саранск. Тагын Рузай, Тәрби, Атяшево кебек шәһәрләре бар. Зур елгалары – Сура, Мокша. (14 нче слайд)

Тәрбияче. Ә без нинди республикада яшибез?

Балалар. Татарстанда.

Тәрбияче. Татарстандагы нинди шәһәрләрне беләсез? (15 нче слайд) Татарстан территориясе буйлап нинди елгалар ага? (Балаларның җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Һәр илнең үз символикасы була. Нәрсәләр ул? (16 нчы  слайд)

Балалар. Флагы, гербы, гимны.

Тәрбияче. Мордовиянең флагы өч төстә, турыпочмаклык формасында. Кызыл төс – яшәү төсе, ак – чисталык, пакълек билгесе, уртадагы сигез очлы кызыл розетка – кояш, җылылык, яхшылык, ачык йөзле булу символы. Зәңгәр тасма – су белән сугарылган җир, ирек төсе. (17 нче слайд)

Тәрбияче. Гербны карыйбыз. Уртада – әләм төсләрендәге калкан, калкан эченә өч ук астында кызыл төлке ясалган. Бу аларның аучылык белән шөгылләнүләрен аңлата. Алтын башаклар белән уратып алынган булуы төп эшләре җир эшкәртү икәнлеген күрсәтеп тора. Милли бизәнү муенсасында җиде бизәк – Мордовиянең җиде шәһәрен аңлата. Өстә әләмдәге кебек кызыл розетка – кояш символы. (18 нче слайд)

Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, мордвалар нинди телдә сөйләшә?

Балалар. Мордва телендә, икенче төрле аларны мукшы һәм эрзә телләре дип әйтәләр.

Тәрбияче. Ә хәзер түгәрәккә басып, бер-беребез белән төрле телләрдә сәламләшик. (

Татарча: исәнмесез, сәлам. (Кул бирешеләр.)

Русча: здравствуйте, привет. (Кул бирешәләр.)

Марича: салам, салам лийже. (Кул бирешәләр.)

– Башкортча: сәләм, һаумы, һаумыһыгыз. (Кул бирешәләр.)

– Удмуртча: чырткем, чырткемесь. (Кул бирешәләр.)

– Чувашча: салам, лайах. (Кул бирешәләр.)

– Мордвача: шумбрат, шумбратада. (Кул бирешәләр)

Тәрбияче. Ә хәзер мордва халкының милли киемнәрен карап китик.

Аларның хатын-кызларында ак күлмәк – панар – төп кызыл һәм кара төсләр белән чигелгән, тәңкәләр, сәйләннәр белән бизәлгән. Билбау – пулай – ике, дүрт, алты булырга мөмкин, алар да сәйләннәр, тәңкәләр, чуклар ярдәмендә ясалган. Баш киемнәре – панго – цилиндр,конус формасында. Күкрәктә каптырмалар – сюлгам. Аякта очлы башлы күн итекләр. (Видеосюжет тәкъдим ителә.)

Тәрбияче. Мордва ир-егетләре ак озын күлмәк – панар һәм ыштан – понкст кигән. Билбау – кушак – күннән эшләнгән, тимер, көмеш, бронза белән бизәлгән. Билбауга ату кораллары элә торган булганнар. Башларында киез эшләпә, картуз, аякларында чабата булган, хәзер итек кияләр. (19 нчы слайд)

Тәрбияче. Бизәкләре геометрик фигуралардан – ромб, өчпочмак, квадратлардан, сызыклардан, сигез очлы розеткалардан тора. (20 нче слайд)

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезне кечкенә генә мордва бәйрәменә дәшәм.

Мордваларда язгы бәйрәмнәр җылы, кояш, җиләс җил чакыру белән башланып китә. Балалар, камырдан тургай я карлыгачлар пешереп, өй кыекларына менеп җырлаганнар:

Тургайлар, безне ишетегез.

Язгы җылыны китерегез.

Кыштан туйдык инде без.

Сагындык сезне бигрәк без.

(Видеоязмада мордва халык бәйрәме.)

Тәрбияче. Инде хәзер без элегрәк өйрәнгән «Раю-раю» дигән мордва халык уенын уйнап алыйк.

Раю-раю пропускаю,

А последних оставляю.

Сама мать пройдёт,

И детей проведёт.

(Саныйбыз. Ике команда тартыша.)

Тәрбияче. Без бүген Мордовия Республикасы турында сөйләштек. Үзегезгә нинди кызыклы ачыш ясадыгыз? (Балалар үз фикерләре белән уртаклаша.)